news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Көнбатыш Казахстан өлкәсе акимы белән уртак проектлар турында сөйләште

Аким Алтай Кульгинов Татарстан җитәкчесен Уральскига Сабан туена чакырды.

(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”). Республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов бүген Казахстан Республикасы Көнбатыш Казахстан өлкәсе делегациясе белән очрашты. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Миңнеханов Казахстан төбәкләренең Татарстанга иң якыны Көнбатыш Казахстан өлкәсе һәм бу сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне ныгыту мөмкинлеге бирә, диде.

Шулай ук республика җитәкчесе Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаевка Татарстан белән партнерлыкка аерым игътибар өчен рәхмәт белдерде.

“Без тел, дин һәм гореф-гадәтләр буенча якын. Моннан тыш, Казахстан территориясендә татарлар диаспорасы яши. Болар барысы да безнең мөнәсәбәтләрне ныгыту мөмкинлеге”, - диде ул.

Көнбатыш Казахстан өлкәсе акимы Алтай Кульгинов делегация составына төбәкнең төп компанияләре җитәкчеләре булуын һәм мондый очрашулар сәүдә-икътисады һәм мәдәни элемтәләрне үстерүгә уңай йогынты ясаячак диде.

Очрашуда партнерлыкның туризм, азык-төлек һ.б. белән тәэмин итү кебек перспективалы юнәлешләрен билгеләделәр.

Аким Алтай Кульгинов Татарстан җитәкчесен Уральскига Сабан туена чакырды һәм Татарстан белән Казахстан бизнес вәкилләре катнашында эшлекле форум үткәрергә тәкъдим итте.

“Сентябрьдә безнең делегация визитын планлаштырабыз. Болар безнең дәүләтләр мәнфәгате өчен эшләнелә”, - дип тәмамлады сүзен Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot