news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Измирда Оештырылган сәнәгать зонасы предприятиеләрен карады

Сәнәгать зонасындагы 584 предприятиедә 40 меңнән артык кеше эшли.

Рөстәм Миңнеханов Измирда Оештырылган сәнәгать зонасы предприятиеләрен карады
https://tatarstan.ru

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Измир (Төркия) провинциясенә эш сәфәре кысаларында Оештырылган сәнәгать зонасы предприятиеләрендә булды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәнәгать зонасы Измирнең төньяк-көнбатышында диңгез портыннан – 20, аэропорттан – 45 һәм йөк автомобильләре өчен таможня постыннан 8 километр ераклыкта урнашкан. Гомуми мәйданы 624 гектар тәшкил итә. Сәнәгать зонасында 584 предприятие эшли, аларда 40 меңнән артык кеше хезмәт итә.

Компания-резидентлар текстиль сәнәгате һәм әзер киемнәр тегү, машина төзелеше, автокомпонентлар, пластик, электроника җитештерү, металл эшкәртү, химия һәм азык-төлек сәнәгате һ.б. тармакларын колачлый.

Татарстан Президенты сәнәгать зонасының кайбер предприятиеләрендә булды. Аерым алганда, ул «Эссен Пластик» компаниясендә төрле диаметрдагы пластик торбалар җитештерү белән танышты. Заводта 2 меңгә якын төрдәге продукция җитештерелә.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Норм Дживата» заводында булды. Компания машина төзелеше, автомобиль секторлары, көнкүреш техникасы, электроника, мебель һәм төзелеш тармагы җитештерүчеләре өчен тимер беркеткечләр эшләп чыгара. Завод FORD, Fiat һ.б. зур компанияләр белән хезмәттәшлек итә. Татарстан Президенты җитештерү линиясе һәм эшләп чыгарыла торган продукциянең төп юнәлешләре белән танышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100