news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Ижауда йорт подъезды җимерелүгә бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

ТР Президенты һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты, зыян күрүчеләрнең савыгуын теләде.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Удмуртия башлыгы Александр Бречаловка Ижауда торак йортның бер өлеше җимерелүгә бәйле рәвештә кайгы уртаклашу телеграммасы юллады. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан лидеры төбәктә яшәүчеләр һәм шәхсән үз исеменнән һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты, зыян күрүчеләрнең савыгуын теләде.

«Мизгел эчендә туганнарыңны, балаларыңны, баш очындагы түбәңне югалту – бик зур кайгы», – диелә телеграммада.

Телеграмма ахырында Татарстан Президенты Удмуртиядәге барлык хезмәтләрнең җайга салынган эше «кешеләргә әлеге кайгыны кичерергә, яңадан фатирлы булырга һәм мөмкин кадәр тизрәк тулы канлы тормышка әйләнеп кайтырга ярдәм итәчәгенә» ышаныч белдерде.

Мәгълүм булганча, кичә Ижауның Удмуртская урамында шартлау нәтиҗәсендә күпкатлы торак йортның бер өлеше җимерелеп төште. Соңгы мәгълүматлар буенча, фаҗигадә 6 кеше (шуларның икесе – балалар) һәлак булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100