news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов "Изге Болгар җыены"на әзерлек буенча оештыру комитеты булдырды

Комитет рәисе итеп Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин билгеләнгән.

(Казан, 21 август, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз указы белән ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган "Изге Болгар җыены"н бәйрәм итүгә әзерләнү буенча оештыру комитеты булдырган.

Документ текстында язылганча, һәр елны 1 мартка кадәр комитет "Изге Болгар җыены"н әзерләү һәм үткәрү буенча республика планын әзерләп, расларга тиеш. Аннан оештыручылар бу чараны тормышка ашыруны тәэмин итү өчен җаваплы.

Оештыру комитетын Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин җитәкли. Аның урынбасарлары итеп республика Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм республика Хөкүмәте вице-премьеры Васил Шәйхразиев куелган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot