Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: “Иярченле навигация җайланмасы белән тәэмин ителмәгән мәктәп автобусының юлга чыгарга бөтенләй хокукы юк”
Бүгенге көндә республика күләмендә 128 автобус ГЛОНАСС системасы өчен үтемсез кала бирә
(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Министрлар Кабинеты һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында мәктәп автобусларында балаларны ташуда куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләсе кузгатылды. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру, юл-транспорт һәлакәтләре санын һәм алар китергән нәтиҗәләрнең авырлыгын киметү мәсьәләсенә багышланган утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Утырышны ТР Премьер-министры Илдар Халиков алып барды. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республиканың министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.
ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгышында мәктәп автобусларының ГЛОНАСС 112 иярченле навигация системасы белән җиһазландырылуы нәтиҗәсендә, тулаем алганда, юл-транспорт һәлакәтләре санын киметүгә ирешелгәне турында билгеләп узды. Министр әйтүенчә, 2013 нче елда мәктәп автобуслары катнашында килеп чыккан 7 юл-транспорт һәлакәтенең 1сендә генә йөртүче гаебе расланган. Быел шундый 6 авария теркәлгән, аларның берсендә дә автобус белән идарә итүче гаебе теркәлмәгән. Энгель Фәттахов хәбәр иткәнчә, республикада 668 автобус 18,5 мең баланы 750 маршрут буенча йөртә. “Кызганычка каршы, 2014 нче елның 10 нчы декабренә булган мәгълүматтан күренгәнчә, навигациягә тоташтырылган 128 автобус ГЛОНАСС системасы өчен үтемсез кала бирә. Хәзерге вакытта Аксубай, Тәтеш, Кукмара, Спас, Яңа Чишмә, Мөслим, Менделеевск районнарында навигация җиһазлары белән тәэминат буенча килешүләр рәсмиләштерелмәгән”, - дип билгеләп үтте ул. Бу белдерүгә каршы Рөстәм Миңнеханов һәм Илдар Халиков ризасызлыгын белдерде. “Системага тоташтырылмаган килеш балаларны утыртып йөртүгә андый автобус йөртүченең бөтенләй хокукы юк”, - дип шелтәсен җиткерде Президент.
Энгель Фәттахов бу күренешне техник сәбәпләр, эшне җиренә җиткереп башкармау, муниципаль органнарның элемтә хезмәтләре өчен түләмәве белән аңлатты. Сүз алышулардан аңлашылганча, иярченле навигация системасына тоташтырылуга элемтә хезмәтләре өчен түләү мәсьәләләре муниципаль берәмлек башлыклары контроленда булырга тиеш. Рөстәм Миңнеханов элемтә хезмәтләре өчен түләүне катгый контрольда тотарга боерык бирде. Республика башлыгы, эчке финанс мәсьәләләренә сылтап, башбаштаклыкка юл куелырга тиеш түгеллеген, ГЛОНАСС системасына тоташтырылмаган автобусның гомумән юлга чыгарга тиеш түгеллеген ассызыклады. Президент фикеренчә, бу күренешкә юл куелуы – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәтләренең кимчелеге. Ул министрлыкның матди-техник тәэминат мәсьәләләре белән шөгыльләнүче бүлегенә проблеманы җайга салырга фәрман бирде. “Бу икене икегә тапкырлау күк, гап-гади әйберләр. Аны зурга күтәреп, җитди эш дип саныйсы да юк”, - дип басым ясады Рөстәм Миңнеханов. Илдар Халиков Президентның сүзен җөпләп, утырыш азагында мәгариф учреждениеләре автомобильләре һәм автобусларының нибары 82 процентының гына мониторинглау системасы белән җиһазланышына карата канәгатьсезлеген белдерде һәм мәктәп транспортын күзәтү җайланмалары белән тәэмин итү юнәлешендә эшне көчәйтергә йөкләмә бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз