Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов IX Мәскәү урбанистик форумында чыгыш ясады
Татарстан Президенты «Үсеш өчен мохит. Уңайлы шәһәр икътисад драйверы булып тора» фикер алышуында катнашты.
(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Заманча шәһәрләрдә яшәү өчен уңайлы шартлар булдырылса, икътисад локомотивлары була ала. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов IX Мәскәү урбанистик форумында чыгыш ясаганда хәбәр итте.
«Шәһәрләрдә шартлар тудыру - кешеләрне саклап калу дигән сүз. Яхшы белем бирү учреждениеләре, югары хезмәт хакы түләнә торган эш урыннары булсын өчен уңайлы шәһәр булырга тиеш. Без иң яхшы укучыларыбызның Санкт-Петербург һәм Мәскәүгә китүен күрәбез, димәк, безгә эшләргә кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты ачыклаганча, яшьләр миграциясендә бернинди начар нәрсә дә юк, белем алу өчен башка шәһәргә күчү – табигый процесс. «Иң мөһиме, алар кире кайтсын», - дип аңлатты республика җитәкчесе.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында шәһәрнең уңышлы үсешен билгеләп үтте. «Безнең өчен иң җитди сынау 2005 елда Казанның 1000 еллыгын үткәргән вакытта булды. Бу шәһәр башкача формалаша башлауда беренче адым иде. 2013 елда Бөтендөнья җәйге Универсиада үткәрү хокукын алу безнең өчен икенче зур сынау булды. Болар барысы да Татарстан башкаласы үзгәрүгә җитди этәргеч бирде, спорт һәм транспорт объектлары барлыкка килде», – дип искәртте Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Казанның иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы алга таба үсеш алды.
«5 ел эчендә без бөтен республика буенча 328 объект төзедек, һәм хәзер бу эш системалы рәвештә бара. Әмма беренче адымнар катлаулы иде, чөнки белгечләр булмады. Хәзер без төрле форумнар үткәрәбез, чит ил партнерларын чакырабыз, киңәшләшәбез. Бу процесска яңача уйлаучы күп кешеләрне җәлеп итә» - диде республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, иҗтимагый киңлекләр спорт, мәдәни, иҗади чаралар уздыру мәйданчыклары булып тора. Нәтиҗәдә, алар кече һәм урта бизнес вәкилләрен җәлеп итә, алар үз чиратында шәһәр икътисадын үстерә.
- Мәскәүнең «Зарядье» паркында бүген «Тормыш сыйфаты. Шәһәрләрне үзгәртүче проектлар» урбанистик форумы ачылды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Үсеш өчен мохит. Уңайлы шәһәр икътисад драйверы булып тора» фикер алышуында катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз