news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Иван Гущинны инвесторларга артык катгый булуы өчен тәнкыйтьләде

Татарстан Президенты Төркиянең «Полимекс» компаниясенә Шамов хастаханәсен реставрацияләгәне өчен рәхмәт әйтте.

Рөстәм Миңнеханов Иван Гущинны инвесторларга артык катгый булуы өчен тәнкыйтьләде
Михаил Захаров

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущинны тарихи биналарга инвестиция кертергә теләүче потенциал инвесторларга артык катгый булуы өчен тәнкыйтькә тотты. Бу хакта ул элеккеге Шамов хастаханәсе - Kazan Palace кунакханәсендә ТР Инвесторлар клубы утырышында әйтте.

«Бездә күпсанлы шундый борынгы объектлар җимерелә. Сезнең партнерларның тәртибе... Сез Брест крепостен саклаган кебек», — диде Рөстәм Миңнеханов Иван Гущинга. Әлбәттә, комитет хезмәткәрләренең вазифаи вәкаләтләре бар, әмма хакимият белән бизнес аралашу формасы бер схема буенча барырга тиеш, - диде Татарстан Президенты.

«Әгәр монда үзем катнашмасам, Шамов хастаханәсе җимерелер иде. Хакимият бизнес белән диалог алып барырга тиеш. Әйе, закон таләпләре бар, әмма безнең аралашу бер схема буенча булырга тиеш. Без үз мәнфәгатьләребезне үтәргә тиеш, ә бизнес – үзенекен. Әмма бизнес белән өстән карап яки артык горурлык белән сөйләшергә ярамый», — диде республика лидеры.

Шамов хастаханәсен реконструкцияләү проектын Төркиянең «Полимекс» компаниясенең «Полистройкапитал» ҖЧҖ бүлендек предприятиесе гамәлгә ашыра. Инвестицияләрнең гомуми күләме 3 миллиард сумнан арткан. Кунакханә рәсми төстә 2019 елда ачылачак. Компания коллективына Татарстан Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot