news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Италиянең Россиядәге илчесен Казанга чакырды

Соңгы берничә елда Татарстан белән Италия арасындагы товар әйләнеше сизелерлек кимеде, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов Италиянең Россиядәге илчесен Казанга чакырды
president.tatarstan.ru

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Кичә Сочидагы Россия инвестиция форумында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Италиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Паскуале Терраччано белән бергә Татарстанда Италия бизнесын үстерү перспективалары һәм үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышты. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Соңгы берничә елда Татарстан белән Италия арасындагы товар әйләнеше сизелерлек кимеде, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Шул ук вакытта, 2017 ел нәтиҗәләре буенча төбәкләр арасында ике яклы тышкы сәүдә әйләнеше, 2016 ел белән чагыштырганда, 37 процентка артты, дип өстәде ул.

Республика башлыгы нефть химиясе, нефть эшкәртү, автомобиль төзелеше, медицина өлкәләрендәге хезмәттәшлекне перспективалы юнәлешләр рәтендә атады.

Паскуале Терраччано «ТАИФ» компаниясенең Италия компанияләре белән үзара хезмәттәшлеген билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов Италиянең Россиядәге илчесен Казанга чакырды. Терраччано Татарстан башкаласына апрель аенда ук килер дип көтелә.  

news_right_1
news_right_2
news_bot