news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Италиягә эшлекле сәфәр кыла

ТР Президенты җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Италиядә 12-13 декабрь көннәрендә булачак.

Рөстәм Миңнеханов Италиягә эшлекле сәфәр кыла
prav.tatarstan.ru

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе 12-13 декабрь көннәрендә Италиягә эшлекле сәфәр кыла. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Визит кысаларында Италиянең эре сәнәгать компанияләре җитәкчеләре белән очрашулар планлаштырылган. Европада иң зурлардан саналган шәхси телевизион корпорация - Mediaset телекоммуникация компаниясе җитәкчесе белән очрашу көтелә. Делегация әгъзалары шулай ук Pirelli автомобиль шиннары җитештерү компаниясендә дә булачак.

Моннан тыш, нефть һәм газ табу, эшкәртү өлкәсендәге «Сайпем С.П.А.» технология фирмасы вәкилләре белән дә очрашу планлаштырылган. Хәзерге вакытта Татарстан әлеге компания белән республикада «Аммоний» заводы төзелеше кысаларында хезмәттәшлек итә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot