Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: “IT – ул киләчәк, һәм без аңа йөз тотабыз”
Республика IT-кластерны үстерергә планлаштыра
(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Татарстан икътисадын үстерүнең иң перспектив юнәлешләренең берсе – IT-тармак. Республика бу юнәлештәге уңышларын арттырырга ниятли, дип белдерде Татарстанның әйдәп баручы электрон ММЧлары мөхәррирләре белән традицион очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.
“Без һәрвакыт үзебез өчен ниндидер яңалык эзлибез. Менә бездә иң мөһиме – нефть сәнәгате бар. Аллаһы Тәгалә биргән, һәм безгә кадәр эшләгән кешеләр нефть сәнәгатен булдыра алганнар. Алга таба киләсе адым – ул, билгеле, нефть эшкәртү, нефть химиясе кластеры. Машина төзелеше кластерлары – вертолетлар, самолетлар – ул эш урыннары да, кешеләр интеллекты да һәм башкалар, энергетикабыз, башка юнәлешләр. Бу юнәлешләрне үстерәбез, нефть сәнәгате, нефть эшкәртү тармагы үсештә булырга тиеш. 2018 елда тагын бер завод эшләтеп җибәрәчәкбез, шул ук вакытта яңа нәрсә дә эзләргә һәм безгә шуңа керешергә кирәк. Шундый юнәлешләрнең берсе – IT, - дип билгеләп, Татарстан Президенты мәгълүмати технологияләр тармагының хәзер кеше эшчәнлегенең бөтен юнәлешләренә дә актив керешүен өстәде.
Ул шулай ук медицина, хокук саклау эшчәнлеген мисалга китерде. "Элек эзләүче һәм өйрәтелгән эт булган, аларга өстәп, хәзер камералар, акыллы технологияләр эшкә җигелгән. Мәдәнияттә дә яңа мөмкинлекләр. Ниндидер китап сатып алу өчен элек каядыр барырга кирәк булса, хәзер – юк. Мәгариф системасын алыйк. IT – ул киләчәк, һәм без аңа йөз тотабыз. Ләкин кулланучы буларак түгел, ә шушы IT-хезмәтләрне эшләп тәкъдим итүче буларак. Файдаланган өчен акча түлисе. Ә аның белән ничек акча эшләргә? – дип сорау куйды Рөстәм Миңнеханов һәм үзе җавабын да бирде. - Бездә куәтле университетлар, урта махсус уку йортлары, шуңа күрә федераль дәрәҗәдәге көчле IT-кластер булдыру юлын сайладык. Моның өчен, “Иннополис” проекты булдырылган өчен Хөкүмәтебезгә, Президентыбызга рәхмәт", - диде ул.
"Бер нәрсә дә үзеннән-үзе пәйда булмый, шуңа күрә безгә тырышып эшләргә кирәк. Илебез бүген күп кенә программа продуктлары саттып ала, алар ел да үзгәреп тора, һәм ел саен без нәрсәдер сатып алырга мәҗбүр. Ә нишләп әле аны үзебездә чыгара торган итмәскә? Силикон Үзәнендә, Һиндстанда безнең кебек үк кешеләр эшли. Безнең интеллектуаль дәрәҗә, белем дәрәҗәсе бер дә ким түгел, шуңа күрә безнең бурыч республикабыз өчен стратегик җәлеп итүчән итү, һәм без бу мәсьәләдә дәвамчан булачакбыз”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты фикерен дәвам иттереп, болай дип билгеләп үтте: “Иннополис булдырылды, без инде икенче ел рәттән магистрлар укытып чыгарабыз. Россиядә Карнеги Мелон программасы буенча андый белгечләр юк иде. Ул IT-университетта беренче санала. Алар анда белем алды, киләсе елга - зур гына чыгарылыш. Россиядә кабул итү дәрәҗәсе буенча 7-8 позиция бу, ягъни шул кадәр җитди. Чит илләрдән, ерак чит илләрнең 8ләбеннән килеп укыйлар. Белем инглиз телендә бирелә, бу дөнья күләмендәге уку йорты”.
Татарстанның IT-юнәлешен үстерү моның белән генә чикләнми, дип өстәде республика лидеры. “Безнең федераль университет, Техник, Технологик университетлар – гаять зур көч-куәт. Шул ук вакытта яшьләребезгә акча эшләү мөмкинлеге дә. Алар бу өлкәгә эләгә, һөнәр ала. Белмим, Европада, Америкада бәхет эзләргә кирәкме икән? Синең бәхетең менә монда, перспективалы Казан шәһәрендә, Иннополиста, Чаллыда. Яшә, эшлә генә. Менә шундый бурыч-максат”, - дип, Рөстәм Миңнеханов бу теманың үзебез өчен җәлеп итә торган һәм перспективалы булуына игътибарны юнәлтте.
(Миләүшә Низаметдинова әзерләде).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз