news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: “IT-парк – үзенчәлекле кешеләр өчен үзенчәлекле мохит ул”

Чаллыда IT-белгечләр өчен беренче булган арендалы йорт ишекләрен ачты

  (Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә Чаллы IT-паркы белгечләре өчен беренче күп фатирлы йорт ишекләрен ачты. Йортны сафка кертү уңаеннан тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

118 фатирлы 10 катлы йортны Чаллыда Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды Җиңүнең 40 еллыгы урамында - IT-парктан ерак түгел урында төзегән. Бу йортта фатирлар яшәүчеләр милкенә тапшырылмый, ә арендага бирелә, беренче чиратта, - Чаллыга читтән килгән IT-тармак белгечләренә. Яңа йортның югары технологик үзенчәлекләре бар, әйтик, йозаклар гадәти ачкыч белән түгел, ә карточка яисә бармак эзен "укыгач" ачыла.

Яңа йортны сафка бастыру тантанасында чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, IT-парк – үзенчәлекле кешеләр өчен үзенчәлекле мохит ул. «Бу кешеләрне җәлеп итәргә кирәк, шул исәптән башка шәһәрләр һәм төбәкләрдән, һәм без, монда “айтишниклар” килсеннәр һәм яшәсеннәр дип, хезмәткәрләргә йорт төзергә булдык», - диде Р.Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, әлеге йорт республиканың арендалы торак төзүдә беренче тәҗрибәләреннән – алга таба мондый йортлар Иннополиста, Казанда, “Алабуга” МИЗы янында булачак. «Бу чакырылган белгечләрне торак белән тәэмин итүнең уңай һәм нәтиҗәле ысулы булыр дип өметләнәм», - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов яңа йорттагы фатирларны карап чыкты һәм анда алга таба яшәүчеләр белән аралашты.

Бу вакыйга турында ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100