news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Истанбулда Тукай исемендәге яңартылган паркта булды

Сквер 2011 елның маенда татар әдәбияты классигының 125 еллыгына ачылды, Габдулла Тукайга һәйкәл бер елдан соң барлыкка килде.

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Истанбулда Тукай исемендәге скверда булды, аны реконструкциядән соң тапшырдылар. 

«2018 елда Истанбул мэриясе тарафыннан Алтын Мөгез култыгы буенда, шул исәптән Тукай исемендәге парк территориясе аша уза торган яңа трамвай линиясен салу проектын гамәлгә ашыру башланды. Реконструкция кысаларында һәйкәлне сак кына яңадан урнаштырдылар, ә паркны төзекләндерделәр», — дип сөйләде ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Сквер 2011 елның маенда татар әдәбияты классигының 125 еллыгына багышланган чаралар кысаларында ачылды. Һәйкәл бер елдан соң барлыкка килде — Габдулла Тукай кулындагы кара белән яза торган каурый каләм тотып эскәмиядә утырган килеш сурәтләнгән. Монумент авторы — танылган Казан рәссамы, скульптор Асия Миңнуллина.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot