news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Истанбулда теракт булу сәбәпле кайгы уртаклашуын җиткерде

Яңа ел төнендә Истанбулдагы төнге клубта булган террор акты нәтиҗәсендә 39 кеше һәлак булды.

(Казан, 1 гыйнварь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Президенты һәм Премьер-министрына, шулай ук Истанбул мэрына, террор актында кешеләр һәлак булу сәбәпле, кайганамә хаты җибәрде, дип хәбәр ителә Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгы рәсми сайтында.

Искәртеп үтик, Яңа ел төнендә Истанбулда Санта-Клаус костюмында булган билгесез кеше автоматтан Босфор ярындагы төнге клубтагыларга ут ачкан. Бу төнне биредә 800ләп кеше бәйрәм итәргә килгән булган.Шуларның 39ы үлгән, 70ләбе яраланган. Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоган әлеге хәл Төркиянең бердәмлеген таркатырга тырышу максатыннан башкарылган, дип белдергән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot