news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Истанбулда татар җәмгыяте активы белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Төркиядә.

Рөстәм Миңнеханов Истанбулда татар җәмгыяте активы белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында Истанбулда татар җәмгыяте активы белән очрашты. Очрашуда шулай ук Россиянең Истанбулдагы Генераль консулы Андрей Подъелышев, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм башкалар катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. 

Очрашу барышында төрле мәсьәләләр күтәрелде, шул исәптән Төркия татарларына Россия гражданлыгы бирү, Мәрмәр университеты каршындагы Каюм Насыйри институты үзәге булдыру һәм Төркия гражданнары өчен виза режимын гадиләштерү мөмкинлеге дә.

Рөстәм Миңнеханов татар җәмәгатьчелеге вәкилләренә үз гореф-гадәтләренә сакчыл караш, телне һәм мәдәни үзенчәлекләрне саклап калулары өчен рәхмәт белдерде.

«Сез озак еллар Төркиядә яшисез, әмма Татарстан белән элемтәдә торасыз. Бу бик сөендерә. Яңгыраган мәсьәләләрне бергә хәл итәчәгебезгә ышанам», - диде Президент.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов "Идел — Урал" оешмасы активистларына ТР Президенты Рәхмәтләрен тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100