news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Исландиядә милли паркта һәм спорт комплексында булды

Татарстан Президенты Thingvellir үзәнлеге өстеннән вертолетта очып, шарлавыкны, вулкан кратерын карап узды.

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Исландиядә эшлекле сәфәре вакытында Thingvellir милли паркын һәм Egislholl спорт комплексын карады. Бу урыннардан фото һәм видеоны республика җитәкчесе социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә урнаштырды.

Рөстәм Миңнеханов милли парк урнашкан  Thingvellir үзәнлеге өстеннән вертолетта очып узды. Кыяларны, төче сулы күлләрне, Эхсарау елгасын карады. Биредә Эсараурфосс шарлавыгы да бар. Парк вулкан зонасына керә.

Татарстан Президенты Рейкъявиктагы Egisholl спорт комплексын да хоккей тренировкасын карады.

news_right_1
news_right_2
news_bot