news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Ислам мәдәнияте өлкәсендәге проектларны үстерергә тәкъдим итте

Татарстан Президенты Дубайда Alwaleed Philanthropies хәйрия фонды генераль секретаре Ламия бинт Абделмәҗид Әл Согуд белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Ислам мәдәнияте өлкәсендәге проектларны үстерергә тәкъдим итте
tatarstan.ru

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайда (Берләшкән Гарәп Әмирлеге) II Бөтендөнья толерантлык саммиты кысаларында Alwaleed Philanthropies хәйрия фонды генераль секретаре, Согуд Гарәбстаны принцессасы Ламия бинт Абделмәҗид Әл Согуд белән очрашты һәм хезмәттәшлек тәкъдим итте. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Россия җитәкчелеге мөселман илләре белән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә, диде. Россия Федерациясе 2005 елда Ислам хезмәттәшлеге оешмасында күзәтүче булды. «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме линиясе буенча зур эш күләме алып барыла, аны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук дини объектларны торгызу, милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту өлкәсендәге Татарстан тәҗрибәсе турында сөйләде. Татарстан Президенты Согуд Гарәбстаны принцессын Россиягә сәфәре кысаларында Татарстан Республикасына чакырды.

Ламия бинт Абделмәҗид Әл Согуд үз чиратында 180 илдә үз эшчәнлеген алып бара торган Alwaleed Philanthropies хәйрия фонды турында сөйләде. Фонд мәгариф, сәламәтлек саклау, табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү, хатын-кызлар хокуклары өчен көрәш, шулай ук мәдәниятләр арасында диалогны үстерү өлкәсендә хәйрия проектларын тормышка ашыра.

Шулай итеп, фонд Европа илләрендә анда яшәүчеләр ислам мәдәнияте белән таныша алсын өчен төрле чаралар оештыра. Рөстәм Миңнеханов бу эшчәнлекне югары бәяләде. Ул бу чараларда бергәләп катнашу мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

«Мин сезнең белән килешәм, ислам зур тарихка һәм бай мәдәнияткә ия. Моны башка илләргә күрсәтү мөһим. Татарстанда без дә бу мәсьәлә буенча актив эшлибез. Мөгаен, без сезнең экспозицияләрне үз әсәрләребез белән тулыландыра алыр идек», - диде Татарстан Президенты. Ламия бинт Абделмәҗид Әл Согуд әлеге идеяне хуплады.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot