news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов ислам банкингына ачыклык кертте

Татарстан Президенты Россиядә ислам банкингының уңышлы үсеше өчен гамәлдәге законны үзгәртергә кирәк, диде.

Рөстәм Миңнеханов ислам банкингына ачыклык кертте
Ильнар Тухбатов

(Иннополис, 16 июль, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Ислам банкингы гамәлдәге законны яңадан карауны һәм профессиональ белгечләр таләп итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РАНХиГС 2018 халыкара җәйге кампус катнашучыларының берсенең соравына җавап биргәндә әйтте.

Татарстан өчен ислам банкингының яңалык булуын, әмма республикада “хәләл тормыш рәвешенең бик зур базары” барлыгын белүләрен әйтте.

“Ислам банкингы ул, күпләр карашынча, мәчеткә барасың, дога кыласың, сиңа акча бирәләр. Алай түгел. Ул шундый ук банк. Күп кенә Европа илләре әлеге инструментны куллана”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук ислам финансы темасы буенча Казанда 10 — 12 майда узган Kazan Summit — 2018 халыкара форумында актив фикер алышу барганлыгын җиткерде.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot