Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Иске йолалы дин тарихы музее ачылышында катнашты
Музей проектын Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казан белгечләре ясаган.
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Казанда христианнарның Иске йолалы дине тарихы музее ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Рус Православие Иске йолалы чиркәвенең Мәскәү һәм Бөтен Россия митрополиты Корнилий катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Музей Россия Православие чиркәвенең Казан-Нократ епархиясе кафедраль соборы бинасында урнашкан. Төзелеш берничә чыганактан финанслана, шул исәптән 2017 елда Татарстан акчасына биналарга ремонт ясалган, җылыту һәм су белән тәэмин итү, янгын сүндерү, видеокүзәтү һәм сигнализация системалары монтажланган.
Моннан тыш, 2019 елда республикадан экспозиция булдыруга, керү урыннарын төзүгә өстәмә акча юнәлдерелгән. Шулай ук собор янындагы территорияне төзекләндерү эшләре башкарылган.
Иске йолалы дин тарихы музее проектын эшләү белән Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казан профессионаллары шөгыльләнә. Комплекс иске йолалы диннең башлангыч чоры тарихын, Татарстан башкаласында иске йолалы чиркәүләренең барлыкка килүе, гыйбадәтханә китаплары, иске йолалы динне тотучыларның кулъязма традициясе, иске йолалы динне тотучы сәүдәгәрләр һәм Казан губернасы меценатлары кебек бүлекләрне үз эченә ала.
Татарстан Президенты һәм митрополит музейны карады, шулай ук аны төзү этаплары белән танышты. Экскурсиядә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка кунаклар катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз