news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов исеменнән 13 яшьлек Камилгә концертка билет бүләк иттеләр

Татарстан Президенты хәйрия “Теләкләр чыршысы” чарасында катнашып, үзенчәлекле баланың хыялын тормышка ашырды.

Рөстәм Миңнеханов исеменнән 13 яшьлек Камилгә концертка билет бүләк иттеләр
Владимир Васильев

(Казан, 30 декабрь, “Татар-информ”, Егор Никитин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Татарстан яшьләр министрлыгы башлыгы Дамир Фәттахов  13 яшьлек Камил Бариевка һәм аның гаиләсенә Казанда узачак “Уральские пельмени” тамашасына билетлар бүләк итте.

Камил — “үзенчәлекле бала”, шунлыктай аңа уңай хис-тәэсирләр бик тә кирәк, дип сөйләде журналистларга аның әнисе Гөлназ. Камил телевизордан “Уральские пельмени” тамашасын еш карый һәм аларның концертында булырга хыяллана. Яңа ел алдыннан аның теләге тормышка аша.

Татарстан яшьләр министрлыгы башлыгы Дамир Фәттахов әлеге акциянең могҗиза көткән тагын бер баланы бәхетле итүен өстәп әйтте.

Бүләкләр тапшыру декабрь ахырында узган. Ул Татарстан Президенты катнашкан хәйрия “Теләкләр чыршысы” чарасының дәвамы булып тора. Акциянең максаты – социаль яктан якланмаган (ятимнәр, мөмкинлекләре чикле балалар һ.б.) кешеләрнең иң кадерле теләкләрен тормышка ашыру.

Теләкләр язылган открыткалар Зур Кремль сараенда эленеп торды. 27 декабрьдә биредә Россия Дәүләт Советының утырышы узды һәм анда Рөстәм Миңнеханов катнашты. “Теләкләр чыршысы”ннан Татарстан Президенты өч открытка алды һәм аларның берсе 13 яшьлек Камилнеке иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100