news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов иртә белән социаль челтәргә фото кую сәбәбен әйтте

"Мин иртән Казанда эш урынымда булсам, һәрвакыт шулай сәламлим", - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов иртә белән социаль челтәргә фото кую сәбәбен әйтте
Владимир Васильев

(Казан, 21 май, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәр иртә үз кабинеты тәрәзәсеннән урамдагы күренешне фоторәсемгә төшерү һәм аны социаль челтәрләргә кую сәбәбен аңлатты. Президент сүзләренчә, бу - халыкка татар һәм рус телендә хәерле иртә теләп, сәлам җиткерү формасы. Бу хакта ул бүген "Kazan Expo" халыкара күргәзмә үзәгендә пленар утырыш вакытында сөйләде.

"Без һәрвакыт бер-беребезне сәламләргә тиеш. Бу үзенә күрә татар һәм рус телендә сәламләү формасы. Кемдер мине башка төрле берәр фото куеп булмыймы инде, дип тәнкыйлидер. Әмма ул шундый. Мин иртән Казанда эш урынымда булсам, һәрвакыт шулай сәламлим", - диде Президент.

"Мин үзем эшне иртәрәк башлап җибәрергә яратам. Иртәнге сәгатьтә мин бушрак, эшне оештыру да уңышлырак бара. Кешеләр йоклаган вакытта без инде кайсыбер мәсьәләләрне чишәргә өлгерәбез", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100