news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Ирек Миңнәхмәтов белән хушлашу мәрасименә килде

Эшмәкәрне Миңнәхмәтовлар гаиләсенең туган авылы — Саба районының Миңгәр авылында җирлиләр.

Рөстәм Миңнеханов Ирек Миңнәхмәтов белән хушлашу мәрасименә килде
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 март, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс Арена» стадионына Ирек Миңнәхмәтовны озату мәрасименә килде.

Татарстан Президенты мәрхүмнең туганнары һәм якыннары белән очрашты һәм аларга кайгысын уртаклашты.

Мәрхүм белән хушлашу иртәдән стадионның үзәк холлында башланды. Ирек Миңнәхмәтов белән хушлаша, аны искә алу һәм хөрмәтен белдерү өчен йөзләрчә кеше чиратка тезелгән.

«Татспиртпром» компаниясенең элеккеге җитәкчесе, танылган эшмәкәр Ирек Миңнәхмәтов 13 мартта вафат булды.



Галерея: Ирек Миңнәхмәтовны соңгы юлга озату
news_right_1
news_right_2
news_bot