news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Ирек мәйданыннан ракета "очу" турында видео куйды

Шулай итеп Татарстан Президенты Космонавтика көне белән котлады.

(Казан, 12 апрель, "Татар-информ"). Бүген, Космонавтика көне уңаеннан, Рөстәм Миңнеханов интернетка Казандагы Ирек мәйданыннан ракета "очу" турында видео куйды.

Монтажлап ясалган видеоны ул Инстаграмдагы битендә урнаштырды. Шулай итеп Татарстан Президенты Космонавтика көне белән котлады. 

1961 елның 12 апрелендә совет космонавты Юрий Гагарин беренче тапкыр космик очыш ясады. Ул Җир тирәли орбита буенча "Восток-1" корабында әйләнеп чыкты.

 

Доброе утро! Хэерле иртэ!

Публикация от Рустам Минниханов (@rusminnikhanov)

news_right_1
news_right_2
news_bot