Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Ирек Фәйзуллинга: Илебез өчен күп нәрсә эшләрсез дип ышанам
Төзелеш министрлыгының элеккеге башлыгына «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырдылар.
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың элеккеге төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрына яңа вазифада «ышанып эшләвен» теләде.
Исегезгә төшерәбез, Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Ирек Фәйзуллинны Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары итеп билгеләде.
«Сезнең тәҗрибәгез бик зур, сез — югары дәрәҗәдәге белгеч. Татарстанда башкарган эшләрегез өчен рәхмәт. Илебез өчен күп нәрсә эшләрсез дип ышанам. Бүген Россия Президенты Владимир Путин җитди бурычлар куя, аларны хәл итә алырлык профессионаллар кирәк. Без сезгә ышаныч белән эшләргә телибез», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук Фәйзуллин «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде.
Фәрит Хәнифов Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры итеп билгеләнде. Бу турыда Татарстан Хөкүмәте Йортында киңәшмәдә игълан ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз