Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Иран белән хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлегенә шат булуын белдерде
Татарстан Президенты Иран делегациясе белән очрашты.
(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөрәсән-Резави провинциясе Губернаторы Али Реза Рашидиян җитәкчелегендәге Иран Ислам Республикасы делегациясе белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, дип җиткерә Президентның матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Иран партнерлары белән хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлегенә шат. «Бүген Татарстан белән Иран арасында товар әйләнеше ярыйсы гына арта, әмма күләмнәре без теләгәнчә үк зур түгел», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул хәбәр иткәнчә, элегрәк «Мәхан Эйр» Иран авиакомпаниясе белән Иран белән Татарстан арасында турыдан-туры һава юллары урнаштыру турында сөйләшү булган, ә «Иран Мәркәз» компаниясе туризм өлкәсендә хезмәттәшлеккә әзер булуын белдергән иде. «Минемчә, халкыбыз якынайсын өчен бик мөһим бу элементлар хезмәттәшлегебез үсешенә ярдәм итәчәк», – диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанның Иран Ислам Республикасы белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар, әйтик «КАМАЗ», «Татнефть», «Казан вертолёт заводы» Иран белән хезмәттәшлектә.
«Без – нефть химиясе республиксы. Татарстан каучук һәм пластиклар җитештерү буенча Россиядә алдынгы урында бара. Безнең предприятиеләр Иран базарына кирәкле нефть-газ чыгару җайланмаларын, турбиналар, газ куу станцияләрен, компрессорлар, суыткыч техника китереп тора ала», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Хөрәсән-Резави провинциясе Губернаторы Али Реза Рашидиян, Татарстан-Иран багланышлары ныгыр һәм үсәр, дип өмет белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз