news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Иосиф Кобзон гаиләсенә кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде

Артистның иҗат мирасы аны үлемсез итә, диелгән кайгы уртаклашу текстында.

(Казан, 1 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иосиф Кобзон гаиләсенә кайгы уртаклашу телеграммасын җибәрде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов "Иосиф Кобзон искиткеч тавыш иясе һәм оста артист кына түгел, шәхес тә иде", дип билгеләп үтә. Аеым алганда, "ул һөнәри осталыкта югары дәрәҗәдә иде. Артистның иҗат мирасы аны үлемсез итә", -  диелгән кайгы уртаклашу текстында.

Рөстәм Миңнеханов легендар җырчы гаиләсенең кайгысын шәхсән үзе һәм бар Татарстан халкы исеменнән уртаклашуын әйткән.

  • СССРның халык артисты Иосиф Кобзон  30 августта яман шеш авыруыннан 81нче яшендә вафат булды. Артистны 2 сентябрьдә Востряковский зиратында җирләячәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot