Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов «Иокогава Электрик Корпорейшн» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты
Очрашуда нефть химиясе, энергетика, фән һәм югары технологияләр өлкәсендә киләчәк хезмәттәшлек турында сүз барды.
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Иокогава Электрик Корпорейшн» (Япония) компаниясе президенты Такаши Нишиджима белән очрашты. Бу хакта республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды. Татарстан Республикасы ягыннан очрашуда республика Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Татарстан Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров та катнашты.
«Иокогава» компаниясе вәкилләре Казанга Татарстан нефть-газ химиясе форумында катнашу өчен килгән. Форум 2017 елның 6-8 сентябрендә «Казан ярминкәсе» мәйданчыгында узачак.
Очрашуда катнашучылар Татарстан белән «Иокогава» компаниясе арасында нефть химиясе, энергетика, фән һәм югары технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек турында фикер алышты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика территориясендә гамәлгә ашырыла торган кайбер инвестицион проектлар буенча Япония партнерлары белән үзара хезмәттәшлек берничә ел буена дәвам итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз