news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: «Иокогава электрик» белән киләчәк мөнәсәбәтләргә без чын күңелдән ышанабыз»

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "Yokogawa Electric Corporation" президенты -генераль директоры Токаши Нишиджима белән очрашты

 (Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан җитәкчелеге «Иокогава электрик» компаниясе белән хезмәттәшлектән канәгать һәм киләчәктә хезмәттәшлекне киңәйтергә өметләнә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Yokogawa Electric Corporation" президенты - генераль директоры Токаши Нишиджима белән очрашуда хәбәр итте.

"Yokogawa Electric" компаниясе башлыгын сәламләп, Татарстан Президенты искә төшергәнчә, болай ел саен очрашулар хезмәттәшлеккә йомгак ясау өчен бик кирәкле күренеш, беренче мәртәбә компания белән Татарстан арасындагы ниятләр турындагы беркетмәгә 2007 елда имза салынган иде. «Хәзер бишенче беркетмәнең гамәлдә булуы тәмамлана, бу еллар эчендә Yokogawa белән хезмәттәшлекне без гел мисал итеп китерәбез», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Токаши Нишиджимага. Ул хәбәр иткәнчә, "Yokogawa" җайланмалары Татарстанның күп кенә предприятиеләрендә урнаштырылган, хәзерге вакытта Менделеевскидагы «Аммоний» заводында монтажлана.

Без сезнең компаниянең безнең проектларда катнашуы белән канәгать, диде Р.Миңнеханов. «Без "Yokogawa" компаниясенең химия лицеенда үз сыйныфын ачу инициативасын хуплыйбыз. Бу бик мөһим һәм кирәкле эш, һәм без сезнең мәктәп белеменә мөнәсәбәтегезне югары бәялибез», - диде Татарстан Президенты. Ул республиканың ИТ-эшләнмәләр үзәгенә әверелүен әйтте, шуңа бәйле рәвештә Рөстәм Миңнеханов "Yokogawa" компаниясен Иннополистагы программа эшләнмәләре үзәгенә чакырды.

«Без сезнең белән киләчәктә дә хезмәттәшлек итәргә ниятлибез һәм сезгә чын күңелдән уңышлар телибез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

"Yokogawa Electric Corporation" президенты шулай ук Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлектән канәгать булуын белдерде.

Компания башлыгы Рөстәм Миңнехановка «Идея» технопаркында компания өчен аерым бина бирүен үтенде, чөнки компания республикада киңәя бара.

Рөстәм Миңнеханов "Yokogawa Elecrtic" тәкъдимнәрен хуплады. «Россиядә калыгыз, чөнки сез монда озакка, - дип мөрәҗәгать итте Токаши Нишиджимага Татарстан Республикасы Президенты. - Сезнең продукт якын булган саен, безгә яхшырак. Без сезгә кирәкле рөхсәт документларын мөмкин кадәр тизрәк оештырырга ярдәм итәрбез. Безнең бик күп предприятиеләр сезнең җайланмалардан файдалана, сез безнең студентларны укытасыз, - диде республика Президенты. – Бүген без имза салачак чираттагы беркетмә безнең мөнәсәбәтләргә яңа этәргеч бирәчәк».

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов һәм Токаши Нишиджима Татарстан Республикасы белән "Yokogawa Electric Corporation" арасындагы ниятләр турындагы беркетмәгә имза салдылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100