Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов инвестицион юнәлешләрне активрак үзләштерергә кушты
2026 елга илкүләм программалар нигезендә 90 мең юл төзекләндерелергә һәм 120 млн квадрат метрга кадәр торак файдалануга тапшырылырга тиеш.
(Чаллы, 28 июнь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында инвестицион юнәлешләрне активрак үзләштерүне сорады. Аерым алганда, Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга кушылырга кирәклегенә игътибар итте.
"Автомобиль сәнәгате базарында катлаулы вазгыятькә карамастан, КАМАЗ дөньяның иң зур 20 автомобиль компаниясе рәтендә кала. Соңгы дүрт елда автогигант автомобильләрнең яңа модельләрен үзләштерүдә тотрыклы үсеш күрсәтә. КАМАЗ газ-мотор базарында лидер булып тора. Узган ел компания базарга 2 мең 700 автомобиль чыгарган», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Республика башлыгы фикеренчә, КАМАЗга җитештерү күләмен арттыру өчен Россиянең илкүләм проектларына кертү өлешендә эшләргә кирәк. 2026 елга илкүләм программалар буенча 90 мең юл төзекләндерелергә һәм 120 млн квадрат метрга кадәр торак файдалануга тапшырылырга тиеш.
«Бу автомобильләр җитештерүне арттыра торган инвестицион мөмкинлек», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш, юлларның сыйфатын күтәрү белән транспорт компанияләренең йөк әйләнеше күбәя. Соңгы елларда ул 50 процентка арткан. «Йөк ташу өлкәсендә эшләүче предприятиеләр белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә һәм аларның заманча автомобильләргә булган ихтыяҗын канәгатьләндерергә тырышырга кирәк», - диде Татарстан Президенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз