news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Инвестицион-венчур фонды кече компанияләргә мөмкинлекләр бирә

Президент «Иң яхшы 50 инновацион идея» конкурсының «Перспектива» номинациясе җиңүчеләрен бүләкләде.

Рөстәм Миңнеханов: Инвестицион-венчур фонды кече компанияләргә мөмкинлекләр бирә
Михаил Захаров

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Зур бизнес үз партнерларын таба, ә кече компанияләр өчен Инвестицион-венчур фонды һәм аның партнерлары мөмкинлекләр бирә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында әйтте.

«Унбиш ел элек республикада венчур бизнесы турында унлап кеше белгәндер. Бүген бу бизнес нәрсә икәнен генә түгел, Россиянең әйдәп баручы венчуристларын да, чит илләрнең партнерларын да беләбез.

Бүген венчур ярминкәләрендә үз эшләнмәләребезне дә куя, чит ил партнерларын да чакыра алабыз. Бу унбиш ел яхшы мәктәп булды, команда оешты», — ди Президент.

Рөстәм Миңнеханов партнерларга рәхмәтен җиткерде. «Бөтен федераль мөминлекләр бездә гамәлгә ашырыла. Бу ярдәмсез авыр булыр иде», — диде.

Президент Татарстанның инновацион республика икәнлеген, җитди бурычлар куелганын искәртте. Мәгариф, сәнәгать потенциалы шул бурычлар хакына эшләргә тиеш, ди ул. «Конкурент булырга теләсәк, безнең белән ярышырга теләгәннәрдән ярты адым алда атларга тиеш. Безгә әле өйрәнәсе әйберләр күп. Рисксыз ерак китә алмаячакбыз», — дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Ул унбиш ел эчендә 21 мең проект тәкъдим ителгәнен искәртте. «Бу кешеләр хезмәте. 2 меңнән артык проектка ярдәм күрсәтелгән», — диде. Президент «Перспектива» номинациясендә җиңүчеләрне тәбрикләде. Урта һәм югары һөнәри белем оешмалары укучыларына — барлыгы 10 җиңүчегә 25 шәр мең сум премия ташырыла.

«ТР Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов РФ Президенты Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Фонд коллективына ТР Президенты Рәхмәте тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot