Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов интеллектуаль транспорт системасы компаниясе җитәкчелеге белән очрашты
Очрашуда катнашучылар 2020 елда Казанда Интеллектуаль транспорт системасы буенча Европа конгрессын үткәрү мөмкинлекләрен карады.
(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Европа ЭРТИКО интеллектуаль транспорт системасы компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Очрашу Казан Кремлендә Татарстан Президенты резиденциясендә узды.
Алар транспорт технологияләре, аерым алганда, интеллектуаль транспорт системасы өлкәсендә төрле чаралар эшләү буенча хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикерләште.
Шулай ук очрашуда катнашучылар 2020 елда Казанда Интеллектуаль транспорт системасы буенча Европа конгрессын үткәрү мөмкинлекләре мәсьәләләрен карады.
Очрашуда Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, “Куркынычсыз юл хәрәкәте” дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рифкать Миңнеханов һәм башкалар катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз