news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Инстаграмында язылучыларын Яңа ел белән котлады

Яңа ел белән котлау сүзләрен Галиәсгар Камал театры актеры Рамил Вәҗиев укый.

Рөстәм Миңнеханов Инстаграмында язылучыларын Яңа ел белән котлады

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Инстаграм битендәге аккаунтында Яңа ел белән котлау сүзләре кергән видеоролик урнаштырган. Ул анда үз аккаунтына язылучыларны котлый.

«Инде олыгайсак та, балачактагы сыман, чыршы төбеннән бүләк табасы, әни пешергән кайнар бәлеш белән сыйланасы һәм бу көнне якыннарың өчен онытылмаслык итәсе килә. Яңа ел белән!» — дигән котлау сүзләре укыла видеоязмада.



news_right_1
news_right_2
news_bot