news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендә Яңа ел уңаеннан видео урнаштырды

Кадрга Черек күлдәге шугалак, Кыш бабай йорты һәм бәйрәмчә бизәлгән Кремль яр буе эләккән.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә бәйрәмчә бизәлгән Казан күренешләре урын алган Яңа ел ролигы урнаштырды.

Кадрга Черек күлдәге шугалак, Кыш бабай йорты һәм бәйрәмчә бизәлгән Кремль яр буе эләккән.

«Яңа ел – ул шундый вакыт: тирә-яктагы бөтен әйбер әкияткә әверелә, кайсы почмакта сине могҗиза көтеп торганын белмисең, әмма аның һичшиксез чынга ашачагына һәм бәхетле йолдызның чыршыда гына түгел, күктә дә кабыначагына ышанасың», - диелә котлауда
 

news_right_1
news_right_2
news_bot