news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Instagram аккаунтына автомобиль тамашасы видеосын урнаштырган

Бер сәгать эчендә видеороликны 15 меңнән артык кеше карады.

(Казан, 21 апрель, "Татар-информ", Алексей Анисимов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram аккаунтына автомобиль дрифт-тамашасы видеосын урнаштырган. Бер сәгать эчендә видеороликны 15 меңнән артык кеше карарга өлгергән.
 
Башта автомобильләр, аннан мотоциклчылар тәкъдим иткән видео-тамашаны Президент "Дрифт-шоу" дип шәрехләгән.

Искәртеп үтик, Рөстәм Миңнеханов Россиянең атказанган спортостасы һәм автоспорт яратучы буларак, төрле дәрәҗәдәге ярышларда даими катнаша. 2000 ел башында ул Россия чемпионы булды, шулай ук автокросс буенча Европа чемпионатының бронза медале иясе дә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100