Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Иннопром-2021 сәнәгать күргәзмәсенең стратегик сессиясендә катнаша
Сессия Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин рәислегендә уза.
(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннопром-2021 халыкара сәнәгать күргәзмәсенең төп стратегик сессиясендә катнаша. Эшлекле программада дөньяның 20 иленнән 500дән артык спикер һәм эксперт, эре компанияләр җитәкчеләре катнаша, дип хәбәр итә республика Президентының матбугат хезмәте.
Сессия Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин рәислегендә уза. 2021 елгы Иннопром күргәзмәсенең төп темасы — «Сыгылмалы җитештерү. Максималь адаптация».
Эшлекле программа түбәндәге тематик треклардан тора: «Цифрлы җитештерү», «ПРОФИ. Сәнәгать өчен белем бирү алымнары», «Сәнәгать өчен инновацияләр», «Сәнәгый робот техникасы», «Сәнәгать өчен энергетика», «Финанс-сәнәгать форумы», «Шәһәрләр өчен технологияләр», «Яңа мобильлек», «Сәнәгатьтә яңа материаллар» һәм башкалар.
Италия күргәзмәнең партнер-иле булып тора. Россия һәм Италия вәкилләре эшмәкәрлек һәм хакимият өлкәләрендә хезмәттәшлек һәм тәҗрибә уртаклашу турында фикер алышачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз