Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов "Иннопром-2019"да катнашу өчен Екатеринбургка килде
Биредә Кытай, Франция, Австрия, Италия, Көньяк Корея, Япониядән катнашучылар көтелә.
(Казан, 7 июль, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Екатеринбургка эш сәфәренә килде. "Кольцово" аэропортында аны Свердловск өлкәсе Губернаторы урынбасары Азат Салихов каршы алды. ТР Президенты визитының төп максаты - "Иннпором-2019" халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашу. Бу турыда Президентның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Быел күргәзмәнең төп темасы - "Цифрлы җитештерү: интеграцияләнгән алымнар". 80гә якын чит илләрдән, шул исәптән Кытай, Франция, Австрия, Италия, Көньяк Корея, Япониядән катнашучылар көтелә. Күргәзмәнең партнер иле Төркия Республикасы булачак.
Күргәзмә кырларында Рөстәм Миңнехановның эшлекле очрашулар уздыруы көтелә. ТР Президенты «Джошкуноз Холдинг» компанияләр төркеме генераль директоры Эрдем Аджай белән очрашачак. Шуннан Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровның Төркия сәнәгать һәм техноогияләр министры Мостафа Варанка белән очрашуында катнашачак.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Россия-Төркия сәнәгать форумының пленар сессиясендә катнашачак. Аннан Татарстан Президенты катнашында «РариТЭК Холдинг» АҖ белән «Газинвестпроект» ҖЧҖ арасында килешү имзалау көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз