Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов ИННОПРОМ-2018 күргәзмәсендә катнаша
ИННОПРОМ — Екатеринбургта 2010 елдан бирле эшләп килүче халыкара сәнәгать күргәзмәсе.
(Казан, 8 июль, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургка ИННОПРОМ-2018 халыкара сәнәгать һәм инновацияләр күргәзмәсендә катнашырга килде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Күргәзмә кысаларында Рөстәм Миңнеханов РФнең кайбер төбәкләре башлыклары белән очрашачак: Түбән Новгород өлкәсе Губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Глеб Никитин, Чиләбе өлкәсе Губернаторы Борис Дубровский, Свердловск өлкәсе Губернаторы Евгений Куйвашев белән. Тагын төбәкара хезмәттәшлек турында килешүләр имзалау көтелә.
- ИННОПРОМ — Екатеринбургта 2010 елдан бирле эшләп килүче халыкара сәнәгать күргәзмәсе. Быел чара темасы булып “Цифрлы җитештерү” тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз