Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Иннополиста Белешмәләрне эшкәртү үзәге төзелешен башлауда катнашты
Видеоконференция режимында бу чарада «Росатом» дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев та катнашты.
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Росатом» дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев видеоконференция режимында Иннополис махсус икътисади зонасында Белешмәләрне эшкәртү һәм саклау үзәге төзелешен башлап җибәрү тантанасында катнашты. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Иннополис» МИЗның бу проекты «Росэнергоатом» концерны тарафыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән хезмәттәшлек турында меморандум һәм БЭҮ геобүленү һәм катастрофага тотрыклылык челтәрен үстерү программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.
Төзелешкә һәм БЭҮнең беренче чираты инженер инфраструктурасын булдыруга инвестицияләр күләме 3 млрд сум, тагын берничә миллиард сум сервер җайланмаларына һәм «Росатом» коммерциячел болытына кертеләчәк. Төзелеш 2021 елның 2 кварталында башланачак. «Иннополис» БЭҮнең беренче чиратын 2022 елның икенче яртысында гамәлгә кертергә җыеналар.
«Бүген Иннополиста мөһим вакыйга — без партнерлыгыбыз үсешендә яңа адым булачак эре һәм актуаль проектка старт бирәбез», — диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. Ул искәрткәнчә, Татарстан «Росатом» белән актив хезмәттәшлек итә: «Алабуга» МИЗда композит кластер үстерелә, Саровта һәм Снежинскта федераль атом төш үзәкләре белән эш бара, цифрлы икътисад өлкәсендә проектлар гамәлгә ашырыла.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Иннополис — ил картасындагы үсеш нокталарының берсе. «Ышанам, без 2022 елның икенче яртысында сезнең белән тагын очрашырбыз», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз