Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Иннополисны үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды
Киңәшмә барышында фән шәһәрен киләчәктә дә комплекслы үстерү, торак секторын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
(Казан, 6 апрель, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис шәһәрен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Киңәшмә эшендә Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров та катнашты.
Киңәшмә барышында фән шәһәрен киләчәктә дә комплекслы үстерү, аерым алганда, кайбер социаль инфраструктура объектларын төзү, торак секторын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шулай ук «Иннополис» МИЗның яңа резидентларын җәлеп итү проблемалары да каралды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз