news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Иннополис үзенең атамасын акларга тиеш, дип белдерде

Татарстан Президенты ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында Иннополис үз мөмкинлекләрен тулысынча файдаланмый, дип әйтте.

Рөстәм Миңнеханов Иннополис үзенең атамасын акларга тиеш, дип белдерде
архив/Салават Камалетдинов, Рамиль Гали

(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Иннополисның мөмкинлекләре тулысынча файдаланылмый, дип белдерде Татарстан Президенты. Рөстәм Миңнеханов бу фикерен бүген ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында яңгыратты.

Президент ассызыклаганча, Иннополиста яңа мәгълүмати технологияләр һәм продуктлар уйлап табылырга һәм алар икътисадта файдаланылырга тиеш. Иннополис үзенең атамасын акларга тиеш, диде ул.

Президент сүзләренчә, республикада бизнеска булышлык итү инфраструктурасы алдына алгарышлы үсеш буенча мөһим бурычлар куелган. Татарстанда дүрт алгарышлы икътисади үсеш территориясе һәм ике махсус икътисади зона – “Алабуга” һәм “Иннополис” эшли. Мәсәлән, “Алабуга”ның кереме илдәге сәнәгать зоналары кеременең өчтән ике өлешен тәшкил итә (2017 елда 77 миллиард сум табыш алынган). “Иннополис”та да инде 75 компания эшли. Бу зонаның Лаеш районындагы икенче мәйданчыгының да уңышлы эшләп китәргә мөмкинлеге зур. Биредә инде Россиядә эре мәгълүмати технологияләр компаниясе ICL үз проектын тормышка ашыра, 1300 кешене эшкә җәлеп иткән.

Президент  республика “Химград” технополисы уңышлы эшләвен искәртте. Анда 285 кеше хезмәт куя, узган ел 29,3 миллиард сум керем алынган. Европада эре индустриаль паркларның берсе булган “КИП Мастер”ның исә 276 резиденты бар, ул 67,5 миллиард сум керем алган. “ИТ-парк”ның ике мәйданчыгында бүгенге көндә 151 резидент эшли, аларның табышы 12 миллиард сумга җитә.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Чаллыда “Хайер” индустриаль паркы төзелеше башланды. Аның төзлешенә 1 миллиард доллар тоту планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100