news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Инфраструктураны торак йортларны төзүчеләр белән хәл итәргә кирәк

«Төзелеш компанияләре якын тирәдә поликлиника, балалар бакчасы һәм мәктәп төзүдә дә катнашырга тиеш», — диде Президент.

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәр янында торак йортлар төзегәндә төзелеш компанияләре социаль объектларны булдыруда да катнашырга тиешлеген әйтте.

«Торак йортларны төзегәндә төзелеш компанияләре якын тирәдә поликлиника, балалар бакчасы һәм мәктәп төзүдә дә катнашырга тиеш. Бу мәсьәләне бергәләп хәл итәргә кирәк. Шәһәр җитәкчелеге генә ерып чыга алмаячак. Республика программалары бар. Комплекслы төзелеш шуннан гыйбарәт тә инде», — диде ул мәгълүмати-коммуникацион технологияләр һәм элемтә өлкәсендә эшләүче хатын-кызлар белән очрашуда.

Татарстан Президенты торак төзелеше инфраструктура төзелешенә караганда тизрәк темп белән баруын билгеләп үтте.

«Бу безнең кимчелек, ул финанслау белән бәйле. 1,2 мең укучы сыйдырылышлы мәктәпне төзү өчен элек 1,4 млрд сум акча китсә, хәзер 2 млрд сум тәшкил итә. Бу — зур чыгымнар», — дип аңлатты республика җитәкчесе.

Президент республикада күп балалы гаиләләр өчен дә инфраструктура төзү проблемасы хәл ителмәгәнен әйтте.

«Без бушлай җир тараттык, ә алар янында социаль объектлар төзелмәгән. 5-7 ел элек ясалган исәпләүләр буенча, ул күләмдәге инфраструктурага 40-45 млрд сум кирәк булган, бу гаять зур сан. Федераль ярдәмнән башка бу мәсьәләне җиңел генә хәл итеп булмый», — дип ачыклык кертте Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot