Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов инфекцион хастаханәнең яңа корпусын төзү турында видео күрсәтте
Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстан башкаласындагы йогышлы авырулар хастаханәсенең төзелеш мәйданчыгын бөтен ил өчен үрнәк дип атады.
(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендә Казанда Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче корпусын төзү турында видео урнаштырды. Анда дәвалау учреждениесенең ничек торгызылуы күрсәтелә.
«Казанда йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче корпусы төзелеше. Төзелеш эшләрен 100 көннән дә азрак вакыт эчендә тәмамларга ниятлибез», — дип язган Миңнеханов видео янына.
Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче корпусын төзү эшләре 2020 елның язында башланды, хәзер төзелешнең 71нче көне. Мәйданы 15 мең квадрат метр тәшкил иткән дүрт катлы корпус 232 урынга исәпләнгән. Аны август аенда ачарга ниятлиләр, хәзер соңгы эшләр алып барыла.
Бүген төзелеш мәйданчыгында РФ Премьер-министры Михаил Мишустин да булды, ул төзелеш оешмаларының эшен технологияләр эретмәсе һәм эш процессларын оптимальләштерү дип атады. «Минем уйлавымча, моны ил өчен үрнәк итеп куярга кирәк», — диде Мишустин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз