news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Һиндстанга эш сәфәре белән килде

Эш сәфәре программасы кысаларында президент Вишакхапатнам һәм Хәйдәрабад шәһәрләрендә булачак.

(Казан, 16 апрель, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Һиндстан Республикасына килде. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эш сәфәренең программасында ике шәһәрдә булу каралган: Вишакхапатнам (Андхра-Прадеш штаты) һәм Хәйдәрабад (Андхра-Прадеш һәм Телангана штатлары башкаласы).

Вишакхапатнам шәһәрендә Татарстан Президенты «Фарма-Сити» фармацевтика кластерында булырга һәм «Ауробиндо» дарулар җитештерү предприятиесе эшчәнлеге белән танышачак. Рөстәм Миңнеханов «Рамки» компаниясе («Фарма-Сити» идарәче компаниясе) һәм Һиндстанның Дарулар экспортлау советы («Фармэксил») җитәкчелеге белән очрашырга ниятли.

Татарстан Республикасы белән Андхра-Прадеш штаты арасында хезмәттәшлек перспективалары турында «Андхра-Прадеш – Татарстан» бизнес-форумында фикер алышу планлаштырыла

Һиндстанның мөһим сәнәгать һәм сәүдә үзәге булган Хәйдәрабад шәһәрендә Рөстәм Миңнеханов Андхра-Прадеш һәм Телангана штатлары губернаторы Эккаду Сринивасан Лакшми Нарасимхан әфәнде белән һәм «Махиндра» (автомобильләр төзелеше, авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү) компаниясе җитәкчелеге белән очрашачак.

Моннан тыш, Татарстан Президенты Һиндстанның бизнес-инкубаторы «T-Hub»да, Һиндстан Бизнес Мәктәбендә (ISB) һәм Microsoft компаниясе кампусында булачак 

news_right_1
news_right_2
news_bot