news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Һиндстанда «Махиндра» машина төзелеше компаниясе эшчәнлеге белән танышты

Президент компания җитәкчелеге белән очрашуда авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов Һиндстанда «Махиндра» машина төзелеше компаниясе эшчәнлеге белән танышты
president.tatarstan.ru

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”). Бүген Рөстәм Миңнеханов Һиндстанда «Махиндра» машина төзелеше компаниясе эшчәнлеге белән танышты. Президент компания җитәкчелеге белән очрашуда авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Махиндра» – Һиндстан эре конгломератларының берсе. Компания тармакның төрле өлкәләрендә эшчәнлек алып бара: автомобильләр төзелеше, авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалар җитештерү, финанс хезмәт күрсәтүләре, энергетика һәм башкалар.

«Махиндра» компаниясенең авыл хуҗалыгы бүлекчәсе авыл хуҗалыгы техникасын сату күләмнәре буенча алдынгы урынннарда бара. Беренче трактор заводы 1963 елда эшли башлаган. Бүгенгә компания бөтен дөнья буйлап 4 млн. трактор һәм 50 мең комбайн реализацияләнгән.

«Махиндра» 2017 елда гына да конвейердан 300 мең трактор чыгарган.

Очрашуда хезмәттәшлекнең төрле вариантлары буенча, аерым алганда, авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.  

news_right_1
news_right_2
news_bot