Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Һиндстан штаты - Андхра-Прадеш җитәкчелеге белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсеше, икътитсадының төп тармаклары - нефть җитештерү, нефть химиясе һ.б. турында сөйләде.
(Казан, 16 апрель, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Вишакхапатнам шәһәренә эш сәфәре кысаларында Андхра-Прадеш штаты (Һиндстан) хөкүмәте вәкилләре белән очрашты.
Очрашуда Андхра-Прадеш штаты кеше ресурслары һәм мәгариф министры Ганта Сириниваса Рао һәм Андхра-Прадеш штаты Икътисади үсеш советының башкарма директоры Кришна Кишора катнаштылар.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсеше, икътитсадының төп тармаклары - нефть җитештерү, нефть химиясе, машина төзү, ИТ һәм башкалар турында сөйләде.
ТР Президенты билгеләгәнчә, Татарстанга Андхра-Прадеш штаты белән фармацевтика, мәгълүмат технологияләре өлкәсендә хезмәттәшлек итү кызыклы.
Яклар әңгәмә барышында багланышлар өчен башка юнәлешләрне дә билгеләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз