news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Һиндстан Республиканың Махараштра штаты җитәкчесе белән очрашты

Бүген Россия төбәкләре Һиндстан белән хезмәттәшлек итәргә телиләр, үзара багланышларга әзер алар, диде ТР Президенты

 (Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Махараштра штатының Баш министры Девендра Фаднавис һәм Махараштра штаты губернаторы Видьясагар Рао белән очрашу барышында Татарстан белән Махараштра (Һиндстан ) штаты арасында хезмәттәшлек турында килешү әзерләргә һәм имзаларга тәкъдим итте.

Очрашу Махараштра штатының Губернатор сараенда уздырылды (Мумбай шәһәре).

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан белән Һиндстан арасындагы хезмәттәшлек Россия һәм Һиндстанның тыгыз һәм дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында үсә бара. Ул хәбәр иткәнчә, Һиндстанга Татарстан Республикасының зур делегациясе эш сәфәре белән килде, Һиндстанның кайбер министрлыкларында очрашулар уздырылды, Татарстан һәм Һиндстан эшлекле форумы узды, Татарстан предприятиеләре белән уртак бизнес алып баручы эшлекле партнерлар белән сөйләшүләр алып барылды.

Илләребез арасындагы багланышларны үстерү төбәкара дәрәҗәдә киләчәк эшнең нәтиҗәлелегенә бәйле, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Аның фикеренчә, мөнәсәбәтләрне ныгытыр һәм аларга яңа этәргеч бирер өчен Татарстан белән Махараштра (Һиндстан) штаты арасында хезмәттәшлек турында килешү әзерләргә һәм имзалау мөмкинлеген карарга кирәк.

Тулаем алганда, Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, Татарстан белән Һиндстан партнерлары арасында тыгыз мөнәсәбәтләр урнашты, әмма бу мөнәсәбәтләрнең мөмкинлекләре тулысынча файдаланылмый әле. Бүген Россия төбәкләре Һиндстан белән хезмәттәшлек итәргә телиләр, үзара багланышларга әзер алар, диде ул.

Очрашу барышында эшлекле элемтәләрне көчәйтү, даими рәвештә бизнес-делегацияләр алмашу мәсьәләләре буенча, шулай ук мәдәни багланышлар, туризм, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстан Республикасы белән Һиндстан шәһәрләре арасында турыдан-туры һава юллары ачарга тәкъдим итте: бу ике якның да эшкуарлыгын үстерүне стимуллаштырачак.

Татарстан Президенты Мумбай эшлекле даирәләре вәкилләрен һәм Махараштра штаты җитәкчелеген танышу визиты белән республикага һәм аның башкаласы Казанга килергә чакырды, дип белдерә ТР Президенты матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100