news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов - Индонезия Республикасында

Рәсми сәфәр кысаларында ТР Президентының Индонезия министрлары, Джакартта укучы Татарстан студентлары белән очрашулары каралган

(Казан, 2 май, “Татар-информ”). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Индонезия Республикасына килеп җитте. Джакарт аэропортында аны Россиянең Индонезиядәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе Михаил Галузин каршы алды. Татарстан делегациясе составына исә ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, республиканың инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев, “Ак Барс” холдинг компаниясе” ААҖ генераль директоры Иван Егоров, Горький исемендәге заводның генераль директоры Ренат Мистахов һәм Татарстан бизнесының башка вәкилләре кергән.

Рәсми сәфәр кысаларында ТР Президентының Индонезия министрлары, Джакартта укучы Татарстан студентлары белән очрашулар уздыруы планлаштырылган. Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе, шулай ук, Индонезиянең Сәүдә-сәнәгать палатасында Индонезия һәм Татарстан эшлекле даирәләре катнашында үткәреләчәк тәгәрәк өстәл утырышында катнаша, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot