Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Индонезия Республикасы сәнәгать министрының беренче урынбасары белән очрашты
ТР Президенты Татарстан белән Индонезия хезмәттәшлегенең иң перспектив юнәлешләрен шәрехләде
(Казан, 2 май, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Джакартка булган эшлекле сәфәре барышында Индонезия Республикасы сәнәгать министрының беренче урынбасары Алекс Ретраубун белән очрашты.
Ул очрашуда, шулай ук, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, республиканың инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев, “Ак Барс” холдинг компаниясе” ААҖ генераль директоры Иван Егоров, Горький исемендәге суднолар төзү заводының генераль директоры Ренат Мистахов, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры урынбасары Евгений Пронин, “Казан вертолет заводы” ААҖ генераль директоры урынбасары Валерий Пашко катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Индонезиянең сәнәгать министрының беренче урынбасарына Татарстан куәтен турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, бер яктан Россиянең БСО (ВТО) составына керүе Татарстанның экспортка эшләүче компанияләре өчен яңа мөмкинлекләр ача, шул исәптән Индонезия базарына да. “Әмма Индонезия компанияләре дә Россия базарына яхшырак игътибар итәргә тиеш”, - дип саный Татарстан Президенты. Ул ТР җитәкчелегенең Татарстанда чит ил инвесторлары өчен уңайлы шартлар булдырырга әзер булуын белдереп, үз карашыннан Татарстан белән Индонезиянең иң перспективалы юнәлешләрен игълан итте. “Россиянең Индонезиядәге илчелегенең һәм шәхсән илченең актив эше, шулай ук Сезнең булышлыгыгыз безнең планнарны тормышка ашыруда ярдәм итәчәк”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов ил сәнәгать министрының беренче урынбасарына.
Үз чиратында, Алекс Ретраубун Татарстан делегациясе әгъзаларына Индонезия икътисады турында сөйләде. Илнең эчке тулаем продукты үсеше 2012 елда 6,23 процент тәшкил иткән, җитештерү секторы, нефть һәм газ сәнәгатен исәпкә алмаганда, 6,4 процент үсештә. Эчке тулаем продуктта нефть һәм газ секторы өлеше 24 процент булган. Сәнәгать министрының беренче урынбасары сүзләренчә, Индонезия азык-төлек продуктлары, металл, ашлама, каучук җитештерүдә, транспорт секторында һәм туку сәнәгатендә көчле. Алекс Ретраубун сүзләренчә, илдә инвестицион климатны яхшырту - ил Хөкүмәте өчен бурыч-максатларның берсе булып тора. Моның өчен, аерым алганда, Хөкүмәт тарафыннан чит ил инвесторларына өстенлекләр бирү программасы расланган.
ТР Президенты Индонезиянең зур икътисади куәтен һәм аның Татарстанның эре компанияләрен җәлеп итүчәнлеген билгеләп үтте. Горький исемендәге суднолар төзү заводы, “Казан вертолет заводы” һәм “КАМАЗ” ААҖләре вәкиләләре компанияләрнең Индонезия белән агымдагы хезмәттәшлекләре турында белешмә бирде.
“Казан вертолет заводы” ААҖ, мисалга, инде 12 берәмлек очкычын җибәргән, Индонезия пилотларын андый техника белән эш итәргә өйрәткән һәм хәзер яңа заказларга әзер. Алекс Ретраубун белдергәнчә, хәзер ил Хөкүмәте тарафыннан чит ил хәрби техникасын сатып алуга шактый зур сумма бүлеп бирелгән һәм Казан вертолет заводы да Индонезия заказларына дәгъва кыла ала.
“КАМАЗ” җәмгыяте, Евгений Пронин сүзләренчә, Индонезия өчен уң як рульле йөк машиналарының беренче партиясен эшләп чыгарган, перспективада җыю производствосы булдыруны планлаштыра.
Горький исемендәге суднолар төзү заводы үзенең продукциясе Индонезия күргәзмәсенә куйган булган. Алекс Ретраубун билгеләп үткәнчә, уртау дәүләт өчен төрле судноларга ихтыяҗ бар, һәм ул шәхсән Татарстан предприятиесе экспозициясе белән кызыксынган.
Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов Татарстан предприятиенләренең Индонезия белән уңышлы хезмәттәшлегенә һәм эшлекле элемтәләрнең яңалары булырына өмет белдерде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз