news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Инденезиянең Көнбатыш Суматра провинциясе делегациясе белән очрашты

ТР Президенты билгеләп узганча, Индонезия АСЕАН илләре арасында Россиянең иң эре сәүдә партнеры булып тора

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Индонезиянең Көнбатыш Суматра провинциясе губернаторы Ирван Праитно җитәкчелегендәге делегация белән очрашты. Казан Кремлендәге очрашуда шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестиицон үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев һәм  Татарстанның кайбер предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов, делегация әгъзаларын сәламләп, Индонезиянең АСЕАН илләре арасында Россия Федерациясенең иң эре партнерларының берсе булуын ассызыклады. «Соңгы вакытта Россия-Индонезия мөнәсәбәтләре ныгый бара һәм үсә», - дип билгеләп үтте ул. Татарстан, үз чиратында, Россия Федерациясенең алдынгы төбәкләренең берсе, һәм республика шулай ук Индонезия һәм аның провинцияләре белән мөнәсәбәтләр үсешен хуплый.  

Татарстан һәм Индонезия арасындагы мөнәсәбәтләр турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов ике ел элек Казанда АТЭС форумы чаралары үтүен, алар барышында республикага Индонезиянең сәүдә һәм авыл хуҗалыгы министрлары килгәнен искәртеп узды. Узган елның май аенда ТР Президенты җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Индонезиядә булып кайтты, ә 2015 елның апрелендә Казанда Россия-Индонезия хөкүмәтара комиссиясен уздыру планлаштырыла.  

«Хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр күп, әмма, ни үкенеч, без аларны әлегә начар файдаланабыз», - дип мөрәҗәгать итте Ирван Праитнога Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, Татарстан үсештәге нефть сәнәгате, нефть эшкәртү, нефть химиясе тармакларына ия, республикада эре машина төзелеше комплексы бар.  

«Без Индонезия базарын Казан вертолетлар заводы, «КАМАЗ», Горький исемендәге завод һәм башка предприятиеләр продукциясе белән тәэмин итә алабыз, - дип белдерде Татарстан Президенты. – Индонезия, үз чиратында, республикага текстильэшләнмәләр, электроника һәм башка продукция җибәрергә мөмкин».  

Перспективалы юнәлешләр арасында Рөстәм Миңнеханов шулай ук мәгариф һәм студентлар белән алмашу, туризм, инновацияләр, спорт өлкәсендә багланышларны атады.  

«Сезгә һәм делегациягә республика белән кызыксынуыгыз өчен рәхмәт белдердәбез, - диде Р.Миңнеханов Көнбатыш Суматра провинциясе губернаторы Ирван Праитнога мөрәҗәгать итеп. – Безнең үзара сәфәрләр алга таба хезмәттәшлеккә этәргеч бирер дип ышанам».  

Ирван Праитно, үз чиратында, Татарстан Президентына республикада делегацияне җылы кабул итүләре өчен рәхмәт әйтте һәм Казанда күргәннәренә таң калуын белдерде. «Без инде ИТ-паркта булдык, Кол Шәриф мәчетен, православие чиркәвен карадык, - диде губернатор. – Бездә Татарстан казанышлары, без хезмәттәшлек итә ала торган предпритиеләр уңай тәэсир калдырды».   Шулай ук динара тынычлык, Ирван Праитно сүзләренчә, төрле дин вәкилләре яшәгән ил буларак, Индонезиягә дә бик мөһим.  

Губернатор  Көнбатыш Суматра провинциясе турында кыскача сөйләде. Аның сүзләренчә, провинция җитәкчелеге шулай ук Татарстан белән мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә тели. «Бездә колледжлар күп, аларны тәмамлаучылар бик теләп Татарстанга укырга килер иде», - диде Ирван Праитно.

Шулай ук, аның сүзләренчә, провинция Татарстанга какао ногытын, пальма маен, диңгез продуктларын сата ала.  

Рөстәм Миңнеханов, очрашуны йомгаклап, Көнбатыш Суматрага, төбәкләр  арасында хезмәттәшлек мөмкинлекләрен өйрәнү өчен, бизнес-делегация җибәрергә йөкләде, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.  

Фотосурәт  prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.              

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100