news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: “Илшат Фәрдиев җитәкчелегендә җитди команда төзелде”
“Генерация компаниясе”ндә җитәкчелек алмашынды
Скопировать ссылку
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). Бүген “Татэнерго” холдингының “Генерация компаниясе” ААҖндә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың Премьер-министры Илдар Халиков катнашында коллективка яңа генераль директор тәкъдим ителде. Ул – элек Генерация компаниясе” генераль директоры – техник директор вазифасын биләгән Илгизәр Гайфуллин. Яңа җитәкчене кичә ТР Премьер-министры урынбасары – энергетика министры вазыйфасына билгеләнгән Илшат Фәрдиев тәкъдим итте.
Илшат Фәрдиев җитәкчелегендә җитди команда төзелде, республика энергосистемасының структур реформасы үткәрелде, диде Р.Миңнеханов. “Татэнерго” хуҗалык итү функцияләрен генә үтәп калмады, ә бөтен энергетика комплексы белән идарә итүдә дә зур роль уйнады. Бүген бу функцияләр, реформа нәтиҗәсендә “Татэнерго” урынына барлыкка килгән берничә мөстәкыйль компания Энергетика министрлыгы карамагына күчә. Президент сүзләренчә, моннан тыш, аның идарәсендә республиканың бөтен җылылык-энергетика комплексы булачак.
Илшат Фәрдиев коллективка реформа вакытында бергәләп башкарылган эшләр өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук Рөстәм Миңнехановка үзгәртеп корулар вакытында ТР Хөкүмәте тарафыннан күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт әйтте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2