news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Илкүләм проектлар кешеләрнең тормышын сыйфатлы итеп үзгәртәчәк

Агымдагы елның беренче өч аенда республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 1,8 млрд сум юнәлдерелгән.

Рөстәм Миңнеханов: Илкүләм проектлар кешеләрнең тормышын сыйфатлы итеп үзгәртәчәк
tatarstan.ru

(Казан, 19 апрель,» Татар-информ", Екатерина Фадеева). Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кешеләрнең тормышын сыйфатлы үзгәртүгә китерергә тиеш. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында 2019 елның I кварталы нәтиҗәләре буенча финанс органнарының уртак киңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

«Без акча алырга һәм аларны сарыф итәргә генә тиеш түгел - тормыш сыйфаты үзгәрергә, ә кешеләр моны тоярга тиеш. Акчаларны нәтиҗәсез куллануга юл куярга ярамый», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, Татарстан илкүләм проектлар буенча көтелгән нәтиҗәгә ирешергә тиеш. Бу мәсьәлә тармак министрлыклары контролендә булырга тиеш, диде ТР Президенты.

2019 елга Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында чараларны финанслауның гомуми күләме 19,6 млрд сум тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджеттан — 15,1 млрд сум, Татарстан Республикасы бюджетыннан — 4,5 млрд сум. I кварталда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 1,8 млрд сум акча тотылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100